Шәһәр планеркасында кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү программаларын гамәлгә ашыру турында Андрей Подовалов сөйләде

2020 елның 13 июле, дүшәмбе

"Әлмәт муниципаль районында 2020 елның апрель – июнь айларында кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү программаларын гамәлгә ашыру турында» шәһәр планеркасында Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Андрей Подовалов хәбәр итте.

Әлмәт районында икътисади актив хуҗалык итүче субъектлар саны 7461, иң күбе сәүдәгә 3643, төзелеш 890, транспорт 794 туры килә.

2020 елның 26 мартыннан чикләү чаралары кертелүгә бәйле рәвештә, Россия Федерациясендә дә, Татарстан Республикасында да катлаулы икътисадый һәм эпидемиология вәзгыяте барлыкка килде.

30 марттан 2273 хуҗалык итүче субъект эшчәнлеге туктатылды, бу предприятиеләрнең гомуми саныннан 30% тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International