Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм фермер хуҗалыкларында 2020 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы терлекчелек тармагы эше йомгаклары турында хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Агымдагы елның 6 аенда 711 мең тонна сөт җитештерелгән (планның 102%). 207,4 мең тонна терлек һәм кош үстерелгән (планның 101%).
Беренче яртыеллыкта авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм фермер хуҗалыкларында терлек һәм кош ите җитештерелгән: мөгезле эре терлек – 49,5 мең тонна (100%), дуңгыз – 47,7 мең тонна (104%), кош – корт-109 (101%).