Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов күп фатирлы торак йортларга, социаль-мәдәни өлкә һәм авыл хуҗалыгы объектларына капиталь ремонт барышы, шулай ук Татарстан Республикасы Газлаштыру фонды программаларын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Республика Президенты, киңәшмәне ачып, республикада ике көн дәвамында эш визиты белән Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин, шулай ук кайбер федераль министрлар булуын искәртте. Аерым алганда, Михаил Мишустин Казанда Республика йогышлы авырулар хастаханәсе корпуслары төзелешенең барышын бәяләде.