Штрафлар - яхшы эшкә. «Татнефть» компаниясе үз Хәйрия фонды аша республиканың көньяк-көнчыгышына мохтаҗ кешеләр өчен чираттагы «Игелек җыелмалары» партиясен җыйды.
Компания объектларында эшләгән вакытта төрле хокук бозулар өчен подрядчы оешмаларга салынган штраф санкцияләре суммасы хисабына продуктлы 10 мең тартма формалаштырылган.
Һәр җыелмада иң кирәкле продуктлар: макарон, ярмалар, тушенка, балык консервлары, шикәр, көнбагыш мае, куертылган сөт, чәй, казылык әйберләре, «Татнефть-УРС» пешекчеләре көче белән әзерләнгән өй токмачысы бар. Тартмалар Алабуга, Бөгелмә, Азнакай, Лениногорск, Түбән Кама, Нурлат, Җәлилгә юл тотты, шулай ук Әлмәттә ике-өч көн дәвамында бүленәчәк.