«Татнефть» компаниясе Русфонд белән хезмәттәшлекне дәвам итә, аның белән килешү 2019 елда имзаланган иде.
Якларның тырышлыгы Татарстаннан авыручы балаларны дәвалау һәм сөяк мие донорларының Милли регистрына ярдәм итү өчен берләштерелгән.
«Татнефть» пандемия шартларында СИЗ, антисептиклар, махсус җиһазлар җитештерүне тиз темпларда җәелдереп җибәрде, шулай ук республика хастаханәләрен алар белән тәэмин итте. Шул ук вакытта Компания җитди матди ярдәмгә мохтаҗ балаларның игътибарыннан читтә калмады.