Татарстан Республикасының Әлмәт шәһәрендәге (районара) РПФ идарәсе хәбәр иткәнчә, инвалид яки инвалид бала булган автомобиль өчен түләүсез парковка рөхсәт хәзер онлайн рәвештә алырга була.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 1 мартыннан 1 октябренә кадәр инвалидлыкны билгеләүнең вакытлыча тәртибе гамәлдә, аның нигезендә бөтен процедура медицина учреждениеләре документлары нигезендә, инвалидка медик-социаль экспертиза бюросына кермичә генә башкарыла.