Әлмәттә РФ Конституциясе ярдәмендә велоузыш узды

2020 елның 7 июле, сишәмбе

«Бердәм Россия» партиясенең Әлмәт җирле бүлекчәсе «Яшь Гвардия» активистлары белән берлектә РФ Конституциясен яклау йөзеннән велоузыш үткәрделәр.

Велоузыш шәһәрнең үзәк урамында барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп узды.

Исегезгә төшерәбез, Конституциягә кертелгән төзәтмәләрне - 79,36% шәһәр сайлаучылары һәм район халкының 83,85% ы хуплады. Тавыш бирүдә шәһәрдә сайлаучыларның 81,34% ы һәм районда 88,99% ы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International