Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Студентлар иң яхшы бизнес– проектлар тәкъдим итә
2013 елның 29 гыйнвары, сишәмбе
Әлмәт муниципаль районы бюджетының 13 проценттан артыгы урта һәм кече бизнес вәкилләре тарафыннан тулыландырыла. Агымдагы елда әлеге күрсәткечне 15 процентка кадәр арттыру стратегик бурычларның берсе булып санала. Промышленность үзәкләренең берсе булып саналган нефтьчеләр каласында эшмәкәрлекнең төрле юнәлешләрен сынап карага мөмкинлекләр бар. 28 январь көнне муниципалитетта узган бизнес проектларны яклауга багышланган комиссия утырышында урта һәм югары уку йорты студентлары моны тагы бер кат расладылар.
Бу эшкә яшьләрне тарту, рационализаторлык идеяләрен үстерү, аларны тормышка ашыруга юнәлеш бирү максатыннан районның “Эшмәкәрлекне үстерү департаменты” инде өченче ел рәттән “Иң яхшы бизнес– проект” бәйгесе уздыра. 2013 елда урта һәм югары уку йортларында белем алучы студентлардан 24 эш кабул ителгән. Иң югары балл җыйган 6 эш башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Айдар Каюмов рәислегендә узган комииссия утырышыда тикшерелде.
Бизнес– проектларын якларга килгән яшьләргә мөрәҗәгать итеп, бәйгедә катнашулары, үзләренең идеяләре, тәкъдимнәре белән кыю рәвештә уртаклашканнары өчен рәхмәт әйтте, киләчәктә дә актив булып, башлаган эшләрен ахырына кадәр җиткерүләрен теләде.
Беренче булып үзенең бизнес – проекты белән АФИЭУиП студенты таныштырды. “Шиннарны үтильләштерү” дип аталган хезмәт әлеге чималны җыеп эшкәртү, барлыкка килгән продукцияне промышленностьтә куллануга нигезләнгән. Проект тормышка ашырылган очракта, экологик һәм икътисадый юнәлешләрдә дә файда булырга тиеш.
Әлмәт физик культура колледжы студентлары жюри хөкеменә социаль характердагы “Мөмкинлекләре чикләнгән затларны гидрориабилитацияләү” бизнес – проектын тәкъдим итте. Алар су эчендә алып барылган физик күнегүләрнең мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә бик нәтиҗәле тәэсир итүен, “Һәркемгә уңайлы мохит” республика программасы кысаларында шәһәрдәге 9 бассейнда махсус төркемнәр ачу эшен оештырырга кирәклеге турында сөйләделәр.
Әлмәт нефть институты студентлары күпчелек промышленность тармагына басым ясаганнар. “Экотерм” энергияне саклау приборлары нигезендә, вентиляцияләү системасын куллану” һәм нефть скважиналарының эш коэффицинетын арттыручы детальләр белән җиһазлау буенча проектлар комиссия әгъзаларында зур кызыксыну уятты. Соңгысы буенча нефть табу скважиналарында сынаулар уздырылган инде, нәтиҗәләр уңай булса да, рәсми рәвештә рөхсәт алынмый торып, аны гамәлдә кулланырга ярамый. Студентлар игътибарыннан авыл хуҗалыгы да читтә калмаган. Мөгезле эре терлек асрау буенча мини –ферма республика һәм федераль программалар ярдәмендә 3 елдан соң үз– үзен аклый башлаячак.
Иң уңышлы дип табылган бизнес – проектлар бәйге шартлары нигезендә 15, 10, 5 мең сум күләмендә премияләр белән билгеләп үтеләчәк. Җиңүчеләрне бүләкләү чарасы киләсе атнага район башлыгы катнашында уздырылыр дип көтелә.
Фәрдия Хәсәнова “Альметьевский вестник”– “Әлмәт хәбәрләре” газетасы
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз