«Татарстанның киләчәге көллияте» белем бирү проектының 83 чыгарылыш сыйныф укучысы урта һөнәри белем алуны тәмамлау турында дипломнар белән бүләкләнде — шуларның унбере укуларын кызыл диплом белән тәмамлады.
2020 елны тәмамлаучылар «CAD инженер дизайны», «ЧПУ белән станокларда токарь эшләре», «Электромонтаж» компетенцияләрендә WorldSkills стандартлары буенча демонстрацион имтиханны уңышлы тапшырдылар һәм Skills-паспортка ия булдылар.