Пенсия фонды июль ахырына кадәр пенсияләрне һәм социаль түләүләрне рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибен озайтты

2020 елның 6 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Әлмәт шәһәрендәге ПФР идарәсе (районара) хәбәр иткәнчә, Россия Пенсия фонды, катлаулы эпидемиологик хәл аркасында, апрельдән июньгә кадәр кертелгән вакытлыча чараларны озайтты. 

Июль ахырына кадәр РПФ пенсия һәм пособиеләрнең аерым төрләрен дистанцион рәвештә билгеләүне, гражданнарга кирәкле мәгълүматларны соратып алуда ярдәм күрсәтүне, элек билгеләнгән түләүләрне актив рәвештә озайтуны һәм яңадан исәпләүне дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International