Әлеге төзәтмәләр өчен район халкының 83,85% ы үз тавышларын бирде.
Тавыш бирү өчен бер атна вакыт кешеләрнең күп җыелуын булдырмаска һәм барлык санитар куркынычсызлык чараларын үтәргә мөмкинлек бирде. 1 июльгә кадәр 8:00 сәгатьтән 20: 00 сәгатькә кадәр халык тиз, оператив һәм куркынычсыз тавыш бирә алды.
Шәһәрдә беренче тапкыр «Яшьлек» микрорайонында мобиль участок эшләтеп җибәрелде. 814нче сайлау участогына беркетелгән халык үз тавышларын автобуста урнашкан күчмә участокта бирә алды.