Фәрит Хәнифов республикада төзелеш программалары турында хисап тотты.
Татарстанда планнан 45,3% торак файдалануга тапшырылган - бу 1 млн 349 мең кв.метр торак. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте, дип белдерә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.