Федераль программалар гамәлдә

2013 елның 29 гыйнвары, сишәмбе
Беребезгә дә сер түгел, авыл җирендә эшләргә теләк белдерүче кадрлар табу бүген бик кискен тора. Башка авыл хуҗалыгы районнарыннан аермалы буларак, әлеге проблема Әлмәт кебек промышленность үзәкләрендә бигрәк тә актуаль. Авыл хуҗалыгына кагылышлы бер генә киңәшмәдә дә әлеге сорауны читләтеп узмыйлар. Яшьләрне авылга ничек җәлеп итәргә соң?

Олы кешеләр әйткәндәй, аптырарсың бу дөньяга. Авылда туып үскән егет-кызлар дәррәү кубып шәһәргә чаба, эшләп тапкан акчасының яртысын биреп булса да кеше почмагында торуны артыграк күрә. Туган җирендә калып хезмәт итәргә теләүчеләре бик аз. Югыйсә, кулың эш белсә, теләгең булса авыл җирендә дә бер дигән итеп тормыш көтәргә мөмкинлекләр бар.

Бу юнәлештә федераль, республика программаларыннан тыш Әлмәт үзе дә максатчан эш алып бара. Узган елда муниципаль хезмәт дәүләт институтында район хуҗалыклары өчен агрономнар һәм инженерлар әзерләү өчен махсус факультетлар ачылды. Бүгенге көндә биредә 30 дан артык студент белем ала һәм алар килешү төзегән авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә практика узалар, хезмәт күнекмәләре белән танышалар. Бәлки әлеге адым аз булса да авыр хәлдән чыгуга этәргеч булыр.

Районда “Авылда яшәүче яшь гаиләләрне һәм яшь белгечләрне торак - йортлар белән тәэмин итү” юнәлешендә “Агросәнәгать комплексы үсеше” дигән өстенлекле милли проект та уңышлы гына эшли. Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2005 елдан башлап районда 118 гаилә торак шартларын яхшырту буенча дәүләт ярдәме алган. Әлеге программада катнашкан бәхетлеләр исемлегендә “Ак тау” ЯАҖ җитәкчесе Данис Хәбибуллиннар гаиләсе дә бар.

Әтисе Әнәс Хәбибуллин “Васильевское” хуҗалыгына рәис итеп билгеләнгәч, гаиләләре белән Әлки районыннын күченеп киләләр. Шул ук елны Данис Әлмәт политехника техникумына укырга керә. Көндезләрен укуда булса, калган буш вакыты, әлбәттә инде, авылда уза. 1998 елда техник- механик белгечлеге алган егет шофер булып хуҗалыкка кайта. Нинди техника, машинада эшләргә кирәк булса, шуңа утырып хезмәт итә. Бер – ике елдан баш инженер итеп күчерелә. Авылда белгечләргә кытлык булганлыктан, зоотехник эшенә алына. Махсус белеме булмаса да, гомер буе мал арасында кайнашкан егет, өлкәннәрнең тәҗрибәсенә таянып эшне төгәл башкара.
2003 елда Мәмәт хуҗалыгы рәисе Равил Шәяхмәтов “Ярыш”ка күчкәч, ул вакыттагы район башлыгы Ришат Әбүбакиров әлеге вазыйфаны ышанып яшь белгечкә – Даниска тапшыра.

“Авылда төпләнеп каласымны яшьтән үк белә идем, укыган вакытларда да ничә генә көн шәһәрдә кунганмындыр”- ди ул. Ә иң мөһиме, яшь белгеч үзенең кирәклеген, хезмәтенең мөһимлеген тоеп яши. Авыл җирлегендә эшләүче белгечләрне торак белән тәэмин итү буенча федераль программада катнашырга тәкъдим итәләр. Кем сиңа бушка йорт салып бирсен дигән икеләнүле уйлар белән булса да, кирәкле документларны туплап тапшыралар. Бу эштә авыл җирлеге, авыл хуҗалыгы идарәсе ярдәм итә.

2006 елда әлеге федераль законга үзгәрешләр кертелә һәм 25 апрельдә Россия хөкүмәтенең 250 санлы карары нигезендә“Яшь гаиләләрне һәм белгечләрне торак белән тәэмин итү” буенча яңа документ кабул ителә.

Программа кысаларында яшь гаиләнең махсус счетына 750 мең сум акча күчерелә. Дөрес, йорт җиткезергә бу гына җитми, әлбәттә. Үзләренең дә бераз запаслары була. Шулар белән кыска гына вакыт эчендә яңа йортка чыгалар.

- Без мондагы тормыштан канәгать. Яңа өебез дә булгач, шәһәргә китү хакында уйламыйбыз да,- диләр Хәбибуллиннар.
Бүгенге көндә аларның инде ике кызлары үсеп килә, олысына 8, кечкенәсенә 7 ай.

Тылың ныклы булгач, эшең дә уңышлы бара. 2011елда “Ак тау” итеп үзгәртелгән хуҗалыкта бүгенге көндә 17 кеше эшли. 1650 гектар сөрү җирләре, 300 баш мөгезле эре терлекләре бар.

Хәзер инде үзе җитәкче буларак, яшьләрне авылда калдыру өчен янып – көеп йөри ул. Район җитәкчелегенең махсус факультетлар ачып, Әлмәт өчен белгечлекләр әзерләү программасына зур өметләр баглый. “Ике студент белән килешүләр төзелгән инде, чынлап торып хуҗалыкка кайтабыз, авылда эшлибез дисәләр, йорт салу яки алу өчен бер дигән мөмкинлекләр бар, җир мәсьәләсен дә хәл итәргә була. Мин үземне дә һәрвакыт мисал итеп күрсәтәм аларга,”- ди Данис.

Кыскасы, авылда мөмкинлекләр юк дип зарланырга ашыкмыйк. Теләсәң – эшең, тырышсаң- өең дә була. “Еламаган балага имезлек каптырмыйлар” диләрме әле. Үзебезгә активрак булырга , дәүләт биргән мөмкинлекләрдән үз вакытында файдалана белергә кирәк.

Әлеге урында “Авылда яшәүче яшь гаиләләрне һәм яшь белгечләрне торак - йортлар белән тәэмин итү” федераль программасы белән тагы бер кат таныштырп китү урынлы булыр. Проект нәкъ менә авыл җирлекләрендә калырга теләк белдерүчеләр өчен булдырылган. Программада катнашу өчен гариза бирүче, аның гаиләсенең авылда яшәве, торакка мохтаҗ булуы һәм хезмәт килешүе буенча агрокомплекс яки авыл җирлегендә хезмәт итүе, кимендә 5 ел шушы хуҗалыкта яки авылда эшләве төп шартлар булып санала. Бу акчаларны әзер торак алырга, йорт салырга тотарга мөмкин. Программа буенча дәүләт биргән акча йорт салуга тотылган средстволарның 70 проценттан артыгын тәшкил итә алмый, калган 30 процент үзеңнеке булырга тиеш. Бер кеше булган очракта торак мәйданы 33 кв. метр, гаилә 3 кешедән артык булганда бер кешегә 18 кв. метр исәбеннән чыгып исәпләнә.

Уйлап карасаң, 5 ел гомер күпмени!? Кайберәүләр шәһәрдә эш таба алмый, каңгырып йөргән вакытта үз авылыңа кайтып хезмәт итсәң, дәүләткә дә, үзеңә дә файда.

Фәрдия ХӘСӘНОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International