Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ Бөек җиңүнең 75 еллыгына "Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!" дигән китап чыгарды. 1941-1945 еллардагы Бөек Җиңүгә республика халкының керткән зур өлеше турында сөйләүче бай тарихи материал тупланган.
Бүген 21 нче урта мәктәптә район һәм мәктәп китапханәләренә, колледжларга һәм институтларга тантаналы рәвештә китаплар тапшыру булды. Экземплярларны шулай ук ветераннар Советына, мәгариф идарәсенә һәм район башкарма комитетына тапшырдылар.