Лаеш районында «Татарстанда кыр көне – 2020» күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров гаилә терлекчелек фермалары, яңа эш башлаучы фермерлар һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары өчен программалар буенча конкурсларда җиңгән фермерларга һәм кооперативларга сертификатлар тапшырды.
Федераль программалар буенча конкурсларда иң күп җиңүчеләр Чистай, Саба, Кукмара һәм Мамадыш, Азнакай, Тукай, Мөслим, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Биектау, Чүпрәле, Түбән Кама, Сарман һәм Теләче муниципаль районнарында билгеләнде.