Башлангыч мәгълүматларга караганда, РФ Конституциясенә кертелгән үзгәрешләрне Әлмәт районы тавыш бирүдә катнашучыларның 80% тан артыгы хуплады.
Калганнары төзәтмәләргә каршы чыкты. Әлмәт һәм Әлмәт районнары территориаль сайлау комиссиясе шундый мәгълүматларны җиткерде.
Соңгы мәгълүматларга караганда, шәһәр буенча - 90 732, район буенча 33 109 кеше тавыш бирүдә катнашкан. Бу тавыш бирүдә катнашучыларның 80% тан артыгы дигән сүз.