Гүзәлебез - Казанда

2013 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе
“Татарстан гүзәле-2013” республика бәйгесе финалында 13 нче мәктәп укучысы Камилә Нургатина Әлмәт данын яклаячак.

Тышкы матурлыгы, зифа буй-сыны белән генә түгел, тырышып укуы, һәр җирдә өлгер булуы белән дә дуслары, мәктәп коллективының ихтирамын яулаган ул. Укытучылары ассызыклап узганча, Камилә бик яхшы билгеләренә генә укый, БДИга җитди әзерләнә. Матурлыгы өстенә, биюләр белән шөгыльләнүе, вокал осталыгы, еш кына КВНнарда катнашуы аны шулай популяр иткәндер. Камилә яшь кенә булса да үзенә бик таләпчән. Югарыда санап үтелгәннәрдән тыш, атта йөрергә, мәктәп һәм шәһәркүләм чараларда катнашырга да вакыт таба.

11 нче сыйныф укучысы буларак, киләчәк белән бәйле планнары да зурдан. Имтиханнарны яхшы гына тапшырып, абруйлы уку йортында белем алу һәм үз эшен ачу турында хыяллана.

Бу көннәрдә республикадан җыйналган башка кызлар белән беррәттән Камилә “Татарстан гүзәле-2013” бәйгесенә әзерләнә. Финал 26 январь көнне “Пирамида” күңел ачу үзәгендә узачак. Әлмәт гүзәленә уңышлар телик!

Ф. САБАЛЫ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International