Район башлыгы Мәҗит Салихов журналистлар белән очрашты

2013 елның 26 гыйнвары, шимбә

25 январь көнне Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов республика, региональ һәм җирле массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты. Агымдагы 2013 елда Әлмәт шәһәре оешуга -60, Татарстан нефте табылуга -70 ел тулуны исәпкә алсак, уртага салып сөйләшер темалар, журналистларны кызыксындырган сораулар шактый булды.

Әлмәт районының күп кенә күрсәткечләр буенча республикада алдынгы позицияләрне алып торуы, моңарга ничек ирешү - әңгәмәнең беренче темасы булды.

Статистика мәгълүматлары буенча, халык санына карата җитештерелгән продукция, халыкның тормыш дәрәҗәсе, хезмәт хакы буенча нефтьчеләр башкаласы Казаннан кала икенче урында.

Республика күләмендә иң күп балалар Әлмәттә туган. Бүгенге көндә район һәм шәһәрдә 200 мең 305 кеше исәпләнә. Халык саны калада гына түгел авыл җирлекләрендә дә арту тенденциясендә, уртача 7 кеше.
Бу, тормыш – көнкүреш дәрәҗәсенең югары булуы турында сөйли. 2012 елда гына да “Татнефть”ААҖ тарафыннан шәһәр һәм районга 1 миллиард сумлык инвестицияләр кертелгән. Беренче чиратта әлеге средстволар торак, мәктәп һәм бакча, юл, ишек алды территорияләрен төзекләндерү, башка социаль объектларны торгызуга юнәлдерелгән. Агымдагы юбилей елында шәһәрне төзекләндерүгә тагы 680 млн сум бирү планлаштырыла.

Торак төзелешенең 155 кв метр булуы республика журналистларын гаҗәпләндереп кенә калмады, алар фатирларның нинди программалар ярдәмендә реализацияләнүе белән дә кызыксынды. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, фатирлар нигездә социаль ипотека, шәхси йорт төзелеше хисабына алына. Халыкның ихтыяҗы өйрәнелгәннән соң, эконом класслы, кв метры зур булмаган фатирлар төзеп куллануга тапшырыла башлаган. Бүгенге көндә салыну стадиясендә булган йортларның күбесендә хуҗалар билгеле. Нефтьчеләр башкаласында бер кеше башына 23, 5 кв метр торак туры килә. “Яшьлек “һәм “Көнбатыш капка” микрорайоннарында өч елдан 20 мең кеше яшәячәк дип фаразлана.

Республика журналистларын әлеге микрорайоннарның социаль- көнкүреш объектлары белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе дә кызыксындырды. Бу юнәлештә дә горурланырлык уңышлары бар әлмәтлеләрнең. Шәһәрдә ел саен диярлек яңа балалар бакчалары ачыла, урыннар белән проблемалар юк диярлек. “Яшьлек” микрорайонында 2013 елның беренче сентябренә 1250 урынга исәпләнгән , заманча стандартларга туры килә торган мәктәп гамәлгә куелачак.

ТР Президенты Рөстәм Миннеханов тарафыннан нефтьчеләр башкаласында юбилей чаралары уздыру турындагы Указга куллар куелган, комплекслы чаралар планы расланган. Программа кысаларында “Көнбатыш капка” микрорайонында да 270 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзү эше инде башланган. Кварталара юлларын һәм шәһәрне төзекләндерүгә республикадан 50 млн сум биреләчәк. Мәктәп, мәдәният һәм сәламәтлек саклау учреждениеләрен модернизацияләү дә районда киң масштаблар алачак.

Ачык әңгәмә формасында узган очрашуда массакүләм мәгълүмат чаралары үзләрен кызыксындырган өлкәгә кагылышлы җаваплар алдылар. Матбугат конференциясендә юллар төзелеше, вандализм, халыкта әхләкый тәрбия, караучысыз калган балалар проблемасы турында да сүз булды. Бу хакта тулырак язманы “Альметьевский вестник” газетасының 4 санында укый аласыз.

Фәрдия Хәсәнова, “Альметьевский вестник”- “Әлмәт хәбәрләре” газетасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International