Районда еллык отчет җыелышлары дәвам итә. 25 январь көнне Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов Түбән Мактама һәм Тихоновка халкы белән очрашып, еллык эшләргә йомгак ясады. Шәһәр тибындагы Мактама бистәсе яшәү өчен иң кулай торак пункт дисәк арттыру булмас. Авылдагы кебек үз йортың белән шәһәрдәге уңайлыклардан файдалану мөмкинлеге, иҗтимагый транспорт, сәүдә һәм күңел ачу үзәкләре - бар да мактамалылар өчен.
Мәдәният йортында узган җыелышы Түбән Мактама бистәсе Советы һәм башкарма комитет җитәкчесе Әлфия Слесареваның отчеты белән башланып китте.
Соңгы статистика нәтиҗәләре буенча, биредә 101 урам, 85 күп катлы йортлар, 2104 шәхси хуҗалык исәпләнә, 11 175 кеше яши, Тихоновкадагыларның саны - 1698. Демографик ситуауция тотрыклы, туучылар саны 21 гә артык. Бистә бюджетының еллык кереме 32 млн.нан артык. Әлеге средстволар нигездә мәдәният йорты һәм музейны тотуга ( 1 млн 457 мең), торак-коммуналь хуҗалыкка ( 7 млн 849 мең), физик культураны үстерүгә(60 мең), хәрби –учет, ЗАГС эшчәнлеген тәэмин итүгә ( 580 мең) юнәлтелгән.
Электр энергиясеннән экономияләнгән 812 мең сум агымдагы елда Маяковский урамын асфальтлауга тотылачак. Билгеле булганча, җирлекләрнең төп кереме җир һәм милек салымыннан формалаша. Бүгенге көндә Мактамада 2772 төзелеш участогы исәпләнә, шуларның 93 проценты документлаштырылган, 170 кешегә яңа җирләр бирелгән. Торак йортларның 97 проценты рәсмиләштерелгән. Узган ел район җитәкчелеге тарафыннан билгеләнгән приоритетлы юнәлешләр, эшсезлекне бетерү, авыл хуҗалыгын үстерү, төрле программаларда катнашу буенча да нәтиҗәләр бар. Шәхси йорт яны хуҗалыкларында 298 мөгезле эре терлек исәпләнә, программа кысаларында 9 млн 750 мең сумлык авыл хуҗалыгы кредиты алынган, сыер тотучыларга 157 760 сум субсидия бирелгән.
Бистәдә яшәүчеләрнең тормыш дәрәҗәсе – биредәге инфраструктураның үсешенә бәйле. Узган ел “Әлмәт- Водоканал” ААҖ тарафыннан Южный урамыннан Тихоновкага таба 2,5 км озынлыктагы салкын су торбасы салынган, юлларны ремонтлауга 400 машина щебенка тотылган, Промышленная, К.Цеткин урамнарына 1млн 300 мең сумлык асфальт түшәлгән, “ Татнефь” ААҖ ярдәме белән Достоевский урамы, 2, 4, 6, 8, 9 нчы йорт ишек алларында 8,5 млн сумлык төзекләндерү эшләре башкарылган. Әлфия Габделбәровна барлык мактамалылар исеменнән соңгы 4 ел эчендә бистәне төзекләндерүгә 69,5 млн сум средство бүлеп бирүгә мөмкинлек тапкан “Татнефть” ААҖ шәхсән Шәфәгать Тәхаветдиновка олы рәхмәтен белдерде. Нефтьчеләребезнең игелекле эшләре моның белән генә чикләнми, әлбәттә, 2013 елда 62 нче балалар бакчасы компания аша ясалучы капиталь ремонт программасына кертелгән һәм учреждениегә 12 млн 400 мең сум акча бүлеп биреләчәк.
Интенсив үсүче микрорайоннарның берсе буларак, электр энергиясе белән тәэмин итү дә мактамалылар өчен көнүзәк булып санала. Узган ел “Светсервис” бистәдә 712 695 сумлык, “Сетевая компания” ААҖ Түбән Мактама һәм Тихоновка авылларында 4, 5 млн сумлык эш башкарган.
Йортларны капиталь ремонтлау да игътибардан читтә калмый. 2009-2012 еллар аралыгында бу максатларга 65 млн 704 мең сум юнәлтелгән. 2013 елда Достоевский урамы 8 нче, Полевой урамы 4 нче йорт капиталь ремонт программасына кертелгән.
Күп балалылар исемлегендә 64 гаилә тора, шуларның 23енә җир участоклары бүленгән.
Докладтан күренгәнчә, Түбән Мактамалылар тулы тормыш белән яши. Биредәге барлык учреждениеләр, депутатлар корпусы Совет һәм башкарма комитет белән берлектә халыкның тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуга , сәламәтлеген ныгытуга, ялларын күңелле итүгә хезмәт итә. Район башлыгы Түбән Мактама бистәсе Советы һәм башкарма комитеты эшчәнлеген югары бәяләп, аның җитәкчесе турында “Үзе дә эшли, башкаларны да тик тотмый” - диде. Бистәнең генә түгел, тулаем районның икътисадый күрсәткечләр буенча 2012 елда республикада беренчелекне алып торуын, Әлмәткә 60, Татарстан нефте табылуга 70 ел тулуны билгеләп үтеләчәк юбилей елларында күптөрле республика һәм федераль программаларга кертелүе хакында сөйләде. Кала һәм районыбыз авылларына “Татнефть” ААҖ тарафыннан 1 миллиард сумлык инвестицияләр кертелүен ассызыклап нефтьчеләребезгә олы рәхмәтен белдерде.
Фәрдия Хәсәнова,
“Алметьевский вестник” –“ Әлмәт хәбәрләре” газетасы