Әлмәттә район Советы сессиясе һәм шәһәр Советы утырышы булды

2020 елның 23 июне, сишәмбе

23 июньдә Әлмәттә видеоконференция режимында район Советының илленче сессиясе һәм Әлмәт шәһәр Советының илле беренче утырышы булды.

Район башлыгы Тимур Нагуманов рәислегендә узган сессия эшендә ТР Дәүләт Советы, район һәм шәһәр Советы депутатлары, хокук саклау, контроль-күзәтчелек органнары җитәкчеләре катнашты.

Чираттагы сессиядә төп темаларның берсе-2019 елда Әлмәт муниципаль районы бюджеты үтәлеше һәм агымдагы елның 5 ае йомгаклары буенча муниципалитетның финанс хәле.

Муниципаль районның территориаль планлаштыру схемасындагы үзгәрешләр һәм Әлмәт шәһәре урамына исем бирү турында район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Денис Косарев сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International