Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Күңел сөенә һәм әрни
2013 елның 24 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Караклык авылларга да үтеп керде. Өлкән яшьтәгеләр моны һич кенә дә аңлый да, гафу итә дә алмый. Декабрь аенда Тайсуган авыл мәчетеннән акча урлаганнар.
Ә бит алар хаклы, авылларда гомер-гомергә капкаларга йозак эленмәде, йоклаганда да ишекләр бикләнмәде. Бүген кешеләр койма эченә яшеренергә мәҗбүр. Чит-ятларның түгел, үз авылдашларыңның кеше малына кул сузуы җанны аеруча әрнетә. Алар хәтта изге йортны басудан да тайчанмый. Тайсуган авыл җирлегенең җомга көнне булып узган отчет җыелышында чыгыш ясаган имам-хатиб Расыйх Яруллинның караклык турында сөйләгәндә тавышы карлыкты, күңеле тулды – декабрь аенда авыл мәчетеннән акча урлаганнар.
Әлеге вакыйгага чыгыш ясаучыларның һәрберсе диярлек кагылып үтте. Участок инспекторы Руслан Мәүлетбаев каракларны эзләү буенча эш баруын әйтте. Хәзергә бу – ачылмаган бердәнбер җинаять. Без капчыкта ятмаган кебек, аларның да исемнәре ачыкланыр. Шул чакта авылдашлар алдында ничек оялмыйча йөрергә җөрьәт итәргә кирәк?!
Бүген Тайсуганда барлыгы 452 хуҗалык исәпләнә, 1174 кеше яши. Эшкә яраклыларның күпчелеге – 345 кеше сәнәгать тармагында хезмәт куя. Авылда эшсезләр булырга тиеш түгел, үз-үзеңне шөгыль белән тәэмин итү өчен бүген мөмкинлекләр җитәрлек, диләр. Тайсуганда эшсезләр бар, һәм аларның саны аз түгел – 28 кеше.
Тайсуган авыл җирлеге башлыгы Марсель Мостафин билгеләп үткәнчә, 2012 елда авыл Советы нефтьчеләр, шефлары, депутатлары белән берлектә байтак кына эш башкарган. Республика программасы буенча фельдшер-акушерлык пунктына ремонт үткәрелгән. Почта бүлекчәсе фасады да “яңа күлмәк” кигән. Нәдер авылы ягыннан Тайсуганга илтә торган 8,2 км озынлыгындагы асфальт юлга ясалган 44 миллион сумлык капиталь ремонт, Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары хөрмәтенә төзелгән яңа һәйкәл – шулай ук һәркемне сөендерерлек. Авылда 112 мөгезле эре терлек асрала, савым сыерларының баш саны – 45. Шәхси хуҗалык тотучыларның дүртесе ЛПХ программасы буенча кредит алган.
Шөкер, һәрбер авылда диярлек яшәгән урыннарына битараф булмаганнар бар. Тайсуганда да бар андыйлар. Кемдер агач утырта, чүп-чар җыюда, өмәләрдә актив катнаша. Ләкин шул ук вакытта читтән күзәтеп һәм чисталык, тәртип таләп итүчеләр дә күзәтелеп тора. Чүпләрен теләсә кая, шул исәптән инеш буйларына, ферма тирәләренә түгәләр. “Авылда 452 хуҗалык. Димәк, зиратта оештырылган өмәләр вакытында биредә урын булмаска тиеш кебек, чынлыкта исә, бу изге эштә нибары 15-20 кеше генә катнаша. Якыннарның өстен карап тоту – безнең бурыч. Балаларны да моңа өйрәтергә кирәк” – Марсель Фәхертдиновичның бу сүзләрен башка авыл кешеләренә дә юллыйсы килә. Чынлап та, һәрберебез кайчан да булса бакыйлыкка күчәчәк. Бүген әби-бабасы, әти-әнисе каберлеген карап тотып үрнәк күрсәтмәгәннәр балаларыннан ни өмет итә ала.
Авылларда проблема күп. Күбесе һәр торак пунктта күзәтелә. Мәсәлән, урамнарда көндез дә баганаларда утның янып торуы, су агызулар, җәен малларның чәчүлек җирләрдә, иген кырларында йөрүе, эчкечелек. Тайсуганны да әйләнеп узмаган бу тискәре күренешләр.
Узган ел Тайсуган авылында 4 җинаять теркәлгән. 2011 елда аның саны бишәү булган. Ләкин 2012 елда бер авыр җинаять кылынган. Участок инспекторы әти-әниләргә мөрәҗәгать белән дә чыкты. Ул аларны балаларына күз-колак булырга чакырды. Үз иркендә йөргән үсмерләрне, яшьләрне җинаять юлына этәрү фактлары аз түгел. Руслан Мәүлетбаев балаларының кичен ничек уздыруларын белү өчен өлкәннәрне авылда уздырылучы ДНДда катнашырга әйдәде. Моннан соң участок инспекторы авыл халкы алдында квартал саен чыгыш ясаячак.
Авылда 262 пенсионер гомер кичерә. 18 енең эш урыннары юк. Тайсуган ветераннар советы рәисе Илгизә Мөхәммәтзарипова билгеләп үткәнчә, авылда лаеклы ялдагылар өчен чаралар оештырыла. Үткән ел ике тыл ветераны фатир алган.
Тайсуган авылының киләчәге зур дип ышанып әйтергә була. Авылда йорт төзергә теләк белдергән 60 кешедән җир бүлеп бирүләрен сорап гариза кергән. Димәк, авыл тагын да зураячак.
Ирина АПАЧАЕВА
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз