Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Заманча янкорма төзелә
2013 елның 24 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Быел укытучылар, укучылар коллективын һәм, гомумән, тайсуганлыларны шатлыклы вакыйга көтә – ниһаять, мәктәпкә янкорма файдалануга тапшырылачак.
Тайсуганда төп гомумбелем бирү мәктәбе 1961 елда төзелеп файдалануга тапшырыла. 1999 елда ул урта мәктәп итеп үзгәртелә. Ә 2011 елдан кабат тугызъеллык итеп күчерелә. Мәгълүм булганча, 2008 елның язында “Татнефть” ААҖнең финанс ярдәме белән Тайсуган мәктәбенә янкорма төзелә башланган иде. Стеналар өелеп, бүлмәләр бүленеп, түбә эшләре башкарылганнан һәм ишек-тәрәзәләр куелганнан соң 2009 елның ноябрендә төзелеш вакытлыча туктап кала. Республика бюджетыннан моңа акча каралу нәтиҗәсендә узган елның августында эш кабат урыныннан кузгала. “Төзелеш тәмамлануга таба бара. “Арслан” җәмгыяте тиз эшли. Финанслау август аенда гына билгеле булу сәбәпле, төзелешкә бераз соңгарак калып керештек, шул сәбәпле урамда башкарыласы эшләр быелның II кварталында төгәлләнәчәк. Болар – газ линияләрен тоташтырып бетерү, канализация ясау, территорияне төзекләндерү, яңа котельныйны кулланышка кертү”, – диде авыл җирлеге башлыгы Марсель Мостафин.
Янкормада проект буенча спорт залы, китапханә, ашханә, остаханәләр, информатика, физика, химия кабинетлары төзелә. Авыл халкы спорт залы һәркем өчен, шул исәптән авыл яшьләренә дә һәрвакыт ачык булсын, спорт секцияләренә йөрсәләр, буш вакытлары файдалы узар иде дип тели. Бүген Тайсуган балалары арасында Габдрахман, Түбән Мактама мәктәпләренә йөреп укучылар да бар. Заман таләпләренә җавап бирүче янкорма файдалануга тапшырылгач, мондый күренеш бетәр дип ышанасы килә. Мәктәпләрнең язмышын анда укучылар саны хәл итүен дә истән чыгармаска кирәк. Бүген биредә 73 укучы белем һәм тәрбия ала.
Мәктәп эшчәнлегенә тукталып шуны билгеләп үтәсе килә, агымдагы уку елында коллектив ноутбуклар белән 100 процентка тәэмин ителгән. Электрон журналлар, электрон көндәлекләр белән эш тиешенчә алып барыла.
Янкорма белән беррәттән иске мәктәпнең икенче катында укыту-тәрбия эшләре алып бару дәвам итәчәк, ә менә беренче катта авыл Советы башкарма комитеты, участок инспекторы өчен кабинет, фельдшер-акушерлык бүлмәсе булачак. Әлеге бинага да узган ел косметик ремонт ясалган.
Ирина АПАЧАЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз