Хәтер һәм кайгы көнендә Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында «Мәңгелек ут» мемориалына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Иртәдән үк һәлак булганнарны искә алырга һәм Бөек Җиңүгә юл салучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерергә предприятие һәм оешма, «Татнефть» компаниясе, ветераннар Советы, «Җиңү волонтерлары», шәһәр һәм районның иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре килде. Тантаналы чарада Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов һәм «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов катнашты.
Чара барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп узды, делегациядә катнашучылар саны 10 кешедән артмады.