Торак төзелеше программалары буенча 19 июньгә республикада 1 млн.162,8 мең кв. метр торак – планның 39% файдалануга тапшырылган.
2 атна эчендә торак тапшыру динамикасы 96,6 мең кв. метр тәшкил итте. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.