Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы авылда кече хуҗалык рәвешләрен үстерү турында сөйләде

2020 елның 20 июне, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авылда хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерү турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, терлекчелек тармагын үстерү һәм авылда кече формаларга ярдәм итү бик мөһим. "Бу продукция җитештерү белән генә бәйле түгел, сүз кешеләрнең керемнәре һәм авылның киләчәге турында бара. Шуңа күрә ярдәм итүнең барлык рәвешләрен дә дәвам итәргә кирәк", - дип билгеләп үтте ТР Президенты.

Видеоконференциянең актуаль мәсьәләләре җирле дәрәҗәдә каралды. Хезмәт җитәкчеләре белән киңәшмәне район башлыгы Тимур Нагуманов үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International