Татарстанда урманнарның югары янгын куркынычы турында шторм кисәтү игълан ителде

2020 елның 19 июне, җомга

20 июньнән 26 июньгә кадәр Татарстан буенча шторм кисәтү игълан ителде. Синоптиклар урманнарның югары янгын куркынычы турында кисәтте.

20 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил көньяк-көнбатыштан. Төнлә явым-төшемсез. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, урыны белән боз явачак. Төнлә һаваның минималь температурасы 7дән 12 градуска кадәр, көндез һава җылына, плюс 22-27 градуска кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International