Район башлыгы Тимур Нагуманов бу атнаның нәрсә белән истә калуы турында сөйләде. Татарстанда коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән чикләүләрне бетерүне дәвам итәләр.
Татарстан хакимияте пәнҗешәмбе көнне Дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарына коронавирусны таратмау өчен профилактик чаралар үтәгәндә күңел ачу, мәдәни һәм спорт чаралары үткәрергә рөхсәт итте. Тиешле карар Республика хокукый мәгълүматының рәсми порталында басылып чыкты. Үзгәрешләр 18 июньнән үз көченә керде.