Бүген «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын – кыз депутатлар берләшмәсенең «Игелек кыл» хәйрия акциясе кысаларында биш һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче медицина хезмәткәрләренең күп балалы гаиләләренә планшетлар тапшырылды.
Дәүләт Советы депутаты Гөлнара Мөҗипова һәм район башлыгы Тимур Нагуманов гаилә учагын саклаучы Әлмәт хатын – кызларына һәм медицина өлкәсендә эшләүче гүзәл затларга чын күңелдән рәхмәт һәм соклану сүзләрен җиткерделәр.