Әлмәткә эш визиты белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, милли проектлар үтәлешен контрольдә тоту буенча эшче төркем рәисе Татьяна Ларионова килде.
Ул район башлыгы Тимур Нагуманов белән бергә шәһәрнең берничә мәгариф учреждениесендә булды.
2 нче лицейда Татьяна Петровна үсемлекләрне микроклонлаштыру лабораториясе эше белән танышты, биология кабинетында булды. Лабораториядә балалар in vitro үсемлекләренең микроклониаль үрчүе белән шөгыльләнәләр. Ак, усак, каен һәм җиләк үстерәләр. Лицейда яңа лаборатория һәм биология кабинеты «Татнефть» компаниясе ярдәмендә барлыкка килде.