Зур һөнәри бәйрәм, июньнең өченче якшәмбесендә киң билгеләп үтелүче медицина хезмәткәре көне (21.06.2020) алдыннан Әлмәт сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының район оешмасы, ӘМР Сәламәтлек саклау идарәсе белән берлектә, ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү чикләрендә «Лаеклы һөнәр» дигән темага балалар рәсеме конкурсы үткәрде.
Конкурста медицина оешмалары хезмәткәрләренең балалары катнашты, 69 рәсем бирелде.
Конкурсның максатлары һәм бурычлары: мәктәпкәчә, кече һәм урта мәктәп яшендәге балаларның иҗади потенциалын үстерү, яшь рәссамнарның фантазиясен һәм сәнгати осталыгын үстерү, һөнәргә хөрмәт, әти-әниләрнең медицина ярдәмен күрсәтүдә хезмәтләре өчен горурлык хисе тәрбияләү, кешеләрнең гомерен саклап калу.