Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы белән авыруның теркәлгән очраклары кимүе күзәтелә.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы, Татарстан Республикасы буенча Баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.