Әлмәт яңача яктыра

2013 елның 22 гыйнвары, сишәмбе
Әлмәт федераль һәм республика күләмендә кабул ителгән программаларны тормышка ашыруга һәрвакыт беренчеләрдән булып алына һәм уңышлы башкарып чыга. Шуның нәтиҗәсе буларак, нефть башкаласы берничә ел рәттән Россиянең иң төзек шәһәрләре исемлегендә.

2013 елдан шәһәрдә урам яктыртуны модернизацияләү программасы гамәлгә куелачак. Хәзерге лампалар электр энергиясен экономияләргә мөмкинлек бирә торган светодиодлы яктырткычларга алмаштырылачак. Әлеге федераль проектка Татарстаннан бары тик ике шәһәр - Түбән Кама һәм Әлмәт кертелгән. Бу юнәлештә эш башлансын өчен шәһәр җитәкчелегенә зур көч куярга туры килә, әлбәттә. Федераль программаның беренче этабында Әлмәткә бирелгән 5 миллион сумга светодиодлы лампалар җитештерү электрон сату нәтиҗәләре буенча “Радиоприбор” заводына тапшырыла. Килешүдә каралганча, продукция модернизацияләү программасында каралган таләпләргә тулысынча туры килергә тиеш. Агымдагы елда светодиодлы лампаларның беренче партиясе чыгарылган инде. “Радиоприбор” заводы 5 миллион сумга 247 лампа ясап тапшырырга тиеш. 22 январь көнне Ленин мәйданындагы 4 баганага журналистлар катнашында яңа төр яктырткычлар куелды. “Светсервис” муниципаль унитар предприятиесе җитәкчесе Ринат Азизов сүзләренә караганда, шәһәрдә барлыгы 10 058 лапма исәпләнә. Беренче этапта куелырга тиешле 247 яктырткычның бүгенге көнгә шәһәр буенча 160ы инде алмаштырылган. Беренче чиратта, Төзүчеләр проспекты божрасыннан Ленин, Гагарин, Заслонов урамнары, Мәрҗәни урамының бер өлеше, үзәк хастаханә тирәләрендә эш алып барыла. Шәһәр буенча әлеге проектны тулысынча тормышка ашыру өчен 186 миллион сум кирәк булачак, бу үз эченә яктырткычларны гына түгел, тулаем телемеханика, идарә итү системасын компьютерлаштыруны ала. Бүгенге көндә Әлмәттәге 20 пункт кына үзәкләштерелгән режимда эшли.

Светодиодлы лампалар электр энергиясе өчен түләүләрнең уртача 20–30 процентын экономияләргә мөмкинлек бирәчәк. Район җитәкчелеге шәһәр утларын модернизацияләү эшенә инвесторлар тарту буенча сөйләшүләр алып бара. Шәһәрне яктырту системасы тулысынча модернизацияләнгән очракта бюджетка салынган средстволарны 10 миллионга кадәр экономияләү мөмкинлеге бар.

Фәрдия Хәсәнова,
“Әлмәт хәбәрләре” газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International