"Татнефть" игелек энергиясе: версия-2020

2020 елның 10 июне, чәршәмбе

«Татнефть» грантларын алу бәйгесендә җиңүчеләргә беренче түләүләр башланды.

Быел коронавирус пандемиясе уңаеннан җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы соңрак вакытка күчерелгән, әмма компания җитәкчелеге агымдагы елның июнендә түләүләрне гамәлгә ашырырга карар кылган, бу исә коммерцияле булмаган секторга һәм гомумән социаль өлкәгә җитди ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Эксперт бәяләве нәтиҗәләре буенча сигез номинациядә гомуми суммасы 64 млн сумлык 163 гариза җиңүче дип табылды. Быел «Татнефть» хәйрия фондына гариза бирү кампаниясе вакытында 924 гариза кергән. Аларның 52се кире кагылды, чөнки конкурс положениесенә туры килми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International