Экскурсияләр көтә

2020 елның 10 июне, чәршәмбе

Әлмәт буенча кабат сәяхәт кылырга һәм шәһәрне бизәп торучы урам сәнгате объектларына үз күзләре белән сокланырга мөмкин.

«Татнефть» компаниясе стрит-арт тикшеренүләр институты белән берлектә тормышка ашыра торган «Алтын алмалар турында әкиятләр» арт-программасы онлайн-форматта велогидлар белән экскурсияләрне яңадан башлап җибәрде. Июньнең һәр якшәмбесендә экскурсиядә катнашучылар проект яңалыклары белән таныша алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International