Электрон хезмәт кенәгәләрен 5500 дән артык кеше сайлый

2020 елның 10 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәрендә Россия Пенсия фонды Идарәсе хәбәр иткәнчә, агымдагы елның гыйнварыннан башлап Әлмәт һәм Әлмәт районында эшләүче гражданнарның 6% ы электрон хезмәт кенәгәсенә күчкән.

Исегезгә төшерәбез, хезмәт кенәгәсен алып бару ысулын сайлау хокукы бүгенге көндә бары тик эшләүче гражданнар өчен генә саклана. 2021 елның 1 гыйнварыннан соң беренче тапкыр хезмәт эшчәнлеген башлаучылар өчен мондый хокук булмаячак. Аларның хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларны исәпкә алу бары тик электрон рәвештә генә алып барылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International