Бүген эш барышы белән Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, "Главтатдортранс" ДКУ директоры Эдуард Данилов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова кергән комиссия танышты.
Программа мәҗбүри эшләр җыелмасыннан торган ишегалларны комплекслы төзекләндерүне күздә тота: юлларга асфальт салу, гамәлдәгеләрен асфальтлау һәм яңа тротуарлар булдыру, эскәмияләр һәм чүплекләр урнаштыру, тышкы яктыртуны ремонтлау, балалар өчен уен комплексларын урнаштыру, каты көнкүреш калдыклары өчен мәйданчыклар урнаштыру.