Пандемия чорында сәламәтлек саклау оешмаларының эшчәнлеге турында сөйләде Маргарита Суфиярова гомумшәһәр планеркасында

2020 елның 8 июне, дүшәмбе

Бүген район башлыгы Тимур Нагуманов үткәргән гомумшәһәр планеркасында пандемия чорында сәламәтлек саклау оешмаларының эшчәнлеге турында төп доклад белән ТР ССМ ӘМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Маргарита Суфиярова чыгыш ясады.

Ул хәбәр иткәнчә, COVID-19 яңа коронавирус йогышы белән авыручыларга махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтүне оештыру максаты белән, ТР ССМ штабы тарафыннан 5 медицина округы формалаштырылган.

05.06.202020гә көндәлек медицина күзәтүендә 147 кеше тора. Роспотребнадзор күрсәтмәләре буенча 14 көнлек медицина күзәтүендә 2121 кеше чикләнгән чаралар башыннан бирле булган. 1, 10 һәм 14 нче күзәтүгә анализлар алу мәҗбүри булып тора. Тискәре нәтиҗәләр алганда изоляция режимы тәмамлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International