Район башлыгы Тимур Нагуманов бу атнаның нәрсә белән истә калуы турында сөйләде.
Татарстанда коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән чикләүләрне бетерүне дәвам итәләр. Моны, вәгъдә иткәнчә, этаплап эшлиләр. Шулай итеп, соңгы карар нигезендә, 5 июньнән храмнарга, мәчетләргә һәм синагогка бару рөхсәт ителә, тик тагын анда медицина битлекләрендә һәм перчаткаларда гына керергә мөмкин, ә һәр кешегә 4 квадрат метр буш урын туры килергә тиеш.
Авыл хуҗалыгы җирләрен чүп үләннәренә, корткычларга һәм төрле авыруларга каршы эшкәртү дәвам итә. Тырмалау, яфраклардан һәм тамырдан тукландыру үткәрелә. 9,4 га чиста парларны эшкәртү төгәлләнеп килә.