Паблик-арт «Алтын алма турында әкиятләр» программасы Әлмәт буенча офлайн-экскурсияләр башлап җибәрә — июнь ае буе программаның велогидлары катнашучыларны төрле маршрутлар буенча үткәрәчәк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, экскурсияләрдә катнашучыларның куркынычсызлыгы өчен аларга бушлай саклагыч битлекләр биреләчәк, ә катнашучылар саны бары тик 4 кеше генә булырга мөмкин. Тулырак инструкция гид сөйләячәк.