Алкоголь саткан өчен таләпләр катгый

2013 елның 18 гыйнвары, җомга
Исегезгә төшерәбез, узган ел «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукцияләр җитештерү һәм аның әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкоголь продукциясен куллануны (эчүне) чикләү турында»гы федераль законга сыраны алкоголь продукциясе белән бер рәткә куючы үзгәрешләр кертелгән иде.

1 июльдән градусы югары булган сыраны (этил спирты күләме 5 процент һәм аннан артыграк булса) җәмәгать туклану предприятиеләре - ресторан, кафе һәм барлардан тыш, бөтен җирдә дә кичке 10нан иртәнге 10га кадәр сату тыелды. Мәгариф, спорт, мәдәният һәм медицина учреждениеләрендә, барлык төр җәмәгать транспортында да сыра сатуга чик куелды. Моннан тыш, сыраны балигъ булмаганнарга да сатарга ярамый. Бүген, 18 январь көнне, муниципалитетның зур залында мәктәп, колледж директорлары, урта һәм югары уку йорты җитәкчеләре катнашында әлеге мәсьәләгә кагылышлы киңәшмә үткәрелде. Аның эшендә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Василий Самойлов, Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекциясе Наталья Васенькина, балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы Рамил Кәлимуллин, яшүсмерләр клубы, ТОСМС мөдирләре катнашты.

Василий Самойлов яшьләр һәм балигъ булмаганнар арасында күзәтелгән тәртипсезлекләр, вандализмның, нигездә, спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң эшләнүен әйтеп үтте. “Гамәлгә кертелгән яңа законга нигезләнеп, без укучылар һәм студентларны катгыйрак контрольгә алырга тиешбез”, – диде ул. Наталья Васенькина чыгышыннан күренгәнчә, Росстаттан алынган мәгълүматлар буенча, алкоголь кулланудан үлүчеләр һәм агуланучылар саны 2005 елда 45 меңнән арткан. Бер кешегә кулланылган спиртлы эчемлекләр күләме буенча Бөгелмә һәм Лениногорскидан кала Әлмәт өченче позициядә. Бер кешегә 18,4 литр туры килә. Район һәм шәһәрдә әлеге күрсәткечләрне киметү юнәлешендә эш алып барыла.

Балигъ булмаганнарга сыра, алкоголь саткан өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының 14.16 маддәсе буенча сатучыларга 30–50 мең, вазифаи затларга – 100 –200 мең, юридик затларга – 200 –500 мең сум штраф каралган. 180 көн эчендә кабаттан закон бозу очраклары күзәтелсә, җинаять җаваплылыгына тартылу яный. Әлмәттә узган ел тыелган вакыт һәм тыелган урында спиртлы эчемлекләр сатуның 104 очрагы теркәлсә, агымдагы елның 18 көне эчендә шундый 14 эш каралган.

Киңәшмәдә катнашучылар составына сыра яки алкоголь кертеп ясалган энергетик эчемлекләрне сатуны да тыю кирәклеген күтәреп чыктылар. Яшьләр арасында бик популяр булган бу эчемлекне теләсә кайсы ипи кибетеннән алырга була.

Кичке 10нан иртәнге 10га кадәр спиртлы эчемлекләр сату, балигъ булмаганнарга әлеге төр продукцияләр бирү һәм башка законсыз гамәлләр булган очракта Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына 22–21–66 телефоны буенча хәбәр итә аласыз.

Фәрдия Хәсәнова, “Әлмәт хәбәрләре” газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International