Татарстан халкы сентябрь аенда uslugi.tatarstan.ru ТР Дәүләт хезмәтләре порталы һәм инфоматлар аша фатир өчен 13 миллион сум акча түләгән булган. Әлмәт райоында исә 1 декабрьдән 31 енэ кадәрге вакыт аралыгында төрле нокталарга урнаштырылган инфоматлар аша 37 мил. 334 мең сум күчкән, бу 13 мең фатир өчен инфаматлар аша түләнгән дигәнсүз. Бердәм исәп – хисап үзәге белгечләре әйтүенчә, бу төр техологияләргә мөрәҗәгать итүчеләр ай саен арта бара, әлеге саннар арасында интернет аша түләүчеләр кертелмәгән әле, чөнки исәп – хисап системасы әлегә андый операцияләрне билгели алмый.
Бу хезмәтләрдән кулланучыларның күпчелеген яшьләр тәшкил итә. Өлкән яшьтәгеләр банк хезмәткрләре ярдәм итәбез дип торсалар да, элекеге ысулларны кулаерак күрәләр. Алар белән бу хакта сөйләшкәндә төрле фикерләр ишетергә туры килде.
Ольга АФАНАСЬЕВА: – Замана техникасында түгел, элекечә түләп бара аласак та рәхмәт инде. Бер саннын ялгыш басарсың да, югалган акчаңны кемнән сорарга белмичә аптырарсың.
Зифа БАҺМАНОВА: – Инфомат аша түгел,үз кулың белән касса аша түләгән акчаларыбызда вакытында барып җитә алмый. Андый техникалар куйганчы торак – коммуналь тармагында тәртип урнаштырсыннар иде.
Ирек ЗАКИРОВ: – Инфоматның мөмкинлекләре көннән-көн арта бара, хәзер квартплатаны да, балалар бакчасы, интернет өчен, салымнарны да бер очтан түләргә мөмкин. Югары тизлекле интернет керткәч, онлайн түлүәне үзләштерергә исәп.
Соңгы әңгәмәдәшебез билгеләп узганча, мөмкинлекләр бар, алардан файдалана белергә генә кирәк.