Яңа елда син кирәк, бәйрәм үткәч ник кирәк

2013 елның 18 гыйнвары, җомга
Табигатьтә һәр нәрсә дә уйланылган, бер әйбер дә артык түгел. Җир, һава, сулыклар табигать законнарына нигезләнеп, үзара бәйләнештә яши. Тик без, кешеләр, еш кына шушы гармонияне җимереп, үзебезнең законнарыбызны урнаштырырга телибез, еш кына табигатькә саксыз мөнәсәбәт күрсәтәбез.

Әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү максатыннан 2013 ел республикабызда Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителде. 15 январь көнне узган брифингта ассызыклап узылганча,Татарстанда табигатьне саклауга юнәлтелгән бик күп чаралар узачак.

Елның беренче чарасы– республика мәктәпләрендә “Чисталык дәресләре” акциясе шушы атнада ук үткәрелә. “Ел лидеры” лидерлар һәм яшьләр оешмалары җитәкчеләре республика бәйгесе кысаларында “Яшьләр эколидеры” номинациясе булдыру, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә укучыларның Идел буе экологик конференциясе үткәрелер, дип көтелә.

Елның икенче кварталында экологик зыяннан саклау көннәре, “Эко-велопробег”, “Җир көне”, “Атадан - улга”, “Парклар маршы”, “Машинасыз көн” кебек кызыклы акцияләр дә үтәчәк. “Яшел рекорд” проектын гамәлгә ашыру быел да дәвам итәчәк. Иҗтимагый экологик оешмалар белән берлектә Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы Универсиада объекталарын һәм торак секторын яшелләндерү буенча масштаблы чара оештырачак.

Экологияне һәм тирә-як мохитне саклау юнәлешендә Әлмәт муниципаль районында, аеруча “Татнефть” ААҖендә күләмле эшләр башкарыла. Шуларның берсе агач утырту акцияләре. Әлмәт шәһәре оешуга - 60, Татарстан нефте табылуга - 70 ел тулу билгеләп үтеләчәк юбилей елына әзерлек кысаларыннан узган көздә 5 мең 593 төп агач утыртылган. Шуларның 350 се Ленин, Фәхретдин урамнары, Тәзүчеләр проспектында төпләнгән.

Башкарылган эшләр генә, кызганычка каршы, дистә еллар дәвамында тибигатькә карата кылынган хилафлыкны төзәтә алмый. Хөкүмәткә бу юнәлештә средстволар белән ныгытылган стратегик проектлар кирәк. Шул ук вакытта, тирә-як мохиткә карата җәмгыятьнең, кешеләрнең дә фикерен үзгәртәсе, тәрбиялисе бар. Экологиягә булган саксыз караш һәр җирдә күзгә ташлана. Яңа ел алдыннан Әлмәт районы урманчылыклары аша 1793 данә чыршы һәм нарат агачлары сатуга чыгарылган. Искечә Яңа ел узуга ишек төпләренә, урамның теләсә кайсы җиренә кадерсезләп чыгарып атылган “яшел гүзәлләр” бездә әле экологик тәрбиянең бик түбән булуына ишарә. Элеккерәк кирәге беткән агачларны җыеп колхозларга алып кайтып малларга ашатканнар. Хәзер исә, андый инициатива күрсәтүче юк. Һәрбер йорт идарәсе үз казанында үзе кайный, күбесе өстәмә чыгымнарын саный. Ә бәйрәм вакытында шатлык, хуш ис таратып, өйнең бизәге булган чыршылар кадерсез булып, кайда башы, кайда төбе белән кадалып, аунап ятуын дәвам итә.

Яр Чаллы шәһәрендә исә хәл башкачарак. Биредә бәйрәм узганның икенче көнендә үк махсус службалар тарафыннан шәһәргә техникалар чыгарыла, алар чыршы һәм наратларны җыеп махсус полигонга алып китә. Биредә агачлар бик кадерле, авыл хуҗалыгы предприятиеләре тиз арада, чират торып аларны үз хуҗалыкларына ташып бетерә. Бәлки безгә дә, Экологик тәрбия елында бу мөһим эшкә игътибар бирергәдер?!

Шәхсән мин үзем, Яңа ел дип дистә еллар үскән агачларны кисеп, 15 көннән чүплеккә чыгарып ату гел дөрес әйбер түгел дип саныйм. Бәйрәмне ясалма чыршылар белән генә каршылауны гадәткә кертергә кирәк. Экологик тәрбия тормыштагы гамәлләребездән башлана.

Ландыш ЗАРИПОВА, “Әлмәт хәбәрләре” газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International