Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөт эшкәртү предприятиеләре белән сөт тармагының киләчәк үсеше перспективалары турында фикер алышты.
Чарада Татарстанның сөт җитештерүчеләр берлеге генераль директоры Денис Пирогов, Казан, Яшел Үзән, Биектау, Алексеевск сөт эшкәртү комбинатлары, «Азбука сыра» ҖЧҖ, «Арча» ҖЧҖ, «Алабуга Сөте» ААҖ, «Агросила Молоко» ҖЧҖ җитәкчеләре һ. б. катнашты.