Федераль бюджет тарафыннан күрсәтелгән финанс ярдәмен, махсус шартларга ихтыяҗ зур булуын һәм акцияне озайту турындагы үтенеч белән аграрийларның күп санлы мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, Росагролизинг вируска каршы тәкъдимнең гамәлдә булуын тагын 1 айга озайтты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, бу программа буенча татарстанлылардан агымдагы елның апреленнән башлап техника алу өчен 400 дән артык гариза килгән.