Бүген балаларны яклау көнендә сабыйларны бала тудыру йортыннан чыгардылар, ә аларның яшь әти-әниләренә бүләк - балалар өчен тотып торучы җайланма тапшырдылар.
Мондый акцияне Әлмәттә «Юл хәрәкәте иминлеге» территориаль идарәсе, дәүләт автоинспекциясе һәм хатын-кызлар берлеге дүртенче тапкыр үткәрде.