Татарстан Республикасында агымдагы атнада яңа коронавирус йогышы белән авыруның 445 очрагы теркәлгән, ә узган атнада – 549.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы, Татарстан Республикасы буенча Баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.