Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Әлмәттә “Шәһәрнең иң яхшы ишегалды җыештыручысы” бәйгесе дәвам итә
2013 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Авыр, әмма бик кирәкле эш. “Ул – ир-атлар хезмәте”, – дип исәпли Рамис Вәлирахманов.
Әмма, шулай булса да, берничә ир-аттан кала ишегалды җыештыручыларының барысын да диярлек гүзәл затлар тәшкил итә. Алар уңган хуҗабикә, яраткан әни, әби булырга да, бәйгеләрдә катнашырлык тырыш хезмәт күрсәтергә дә өлгерә. Шәһәрнең иң яхшы ишегалды җыештыручысын ачыклау буенча уздырылган чираттагы рейд моның шулай булуын тагын бер кат раслады.
Хәбәр иткәнебезчә, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты менә ничә ел инде “Шәһәрнең иң яхшы ишегалды җыештыручысы” бәйгесен уздыра. Комиссия әгъзалары бәйгедә катнашырга теләк белдергәннәрнең эшен елның һәр фасылында бәяли. Ишегалды җыештыручыларының хезмәте җиңел түгеллеген һәрберебез күреп тора: җәен бертуктаусыз үлән чабарга, көзен тротуарларны, йорт кырыйларын пычрактан, коелган яфраклардан арындырырга туры килсә, хәзер аларга кар, бозлавык иркен суларга ирек бирми. Шуңа да карамастан, күпчелек хезмәткәрләр сынатмый, үзләренең эшләрен намус белән, җиренә җиткереп башкара. Ленин урамындагы 141, 141 б йортлары ишегалларын (“12 нче ЖЭУ” ҖЧҖ) җыештыручы Валентина Афанасьева да әнә шундыйлардан. Ул торак-коммуналь хуҗалык тармагында 26 елдан артык эшли инде. Валентина Михайловна ишегалларын гына түгел, подъездларны да җыештыра, юа. Җитәкчелек аның хезмәтеннән канәгать. Җаваплы, намуслы хезмәткәр булуы турында йортта яшәүчеләр дә җиткерде. Шунысы шатландырды, кар ишеп яуган вакытларда аңа ярдәмгә йортта яшәүчеләр дә килә.
Рамис Вәлирахмановның эш мәйданы шулай ук зур –Төзүчеләр проспектындагы 26 һәм 28, Ленин урамындагы 118 нче йорт ишегаллары һәм аларның подъезд идәннәре (“10 нчы ЖЭУ” ҖЧҖ). “Авыр хезмәт. Ишегалды җыештыручылары ир-атлар булырга тиеш. Эш күләме зур булса да, мин өлгерәм. Иң мөһиме – чисталык һәм тәртип”, – диде ул. Аның бәйгедә беренче тапкыр катнашуы һәм исәбе – I урын алу.
Флюра Шакирҗанова (Ленин урамы, 115, “Надежда“ ҖЧҖ), Мария Спиридонова (Сөләйманова, 20, “Альянс Плюс” ҖЧҖ), Татьяна Никитинаны да (Герцен, 82 (1-5 подъездлар, “7 нче ЖЭУ”) җитәкчелек тә, йортларда яшәүчеләр дә мактап туя алмады. Әлбәттә, кайсыбызга гына йокыдан торуыбызга кардан арындырылган тротуарлар, чүп-чардан чистартылган ишегаллары, подъездлар ошамый икән. Һәммәбез дә бу авыр хезмәт ияләренең тырышлыгын бәяләсен, теләсә кая чүп ыргытып аларның эшенә күләгә төшермәсен, кар чистартуларда булышсын иде. Хәрәкәттә - бәрәкәт диләр бит. Әнә Тынычлык урамындагы 13 нче йорт (“Темп” ҖЧҖ) ишегалдын җыештыручы 70 яшьлек Мария Сидорова да әлеге сүзләрнең хаклыгын раслап: “Авыргач, миңа күбрәк хәрәкәтләнергә куштылар. Менә 7 ел инде бу эшне башкарам. Хәзер үземне әйбәт хис итәм”, – диде.
И.Апачаева.
"Әлмәт таңнары"
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз