Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ярдәм янәшә" республика хәрәкәте активистлары белән очрашты.
Очрашу "Химиклар" мәдәният сараенда урнашкан ТР иреклеләр үзәге мәгълүмати-ресурс үзәгендә узды. Үзәк базасында республика хәрәкәте штабының эше җәелдерелгән: хезмәткәрләр өчен эш урыннары оештырылган, кирәкле җиһазлар сатып алынган, колл-үзәк эше оештырылган һәм сайт эше җайга салынган.