Бүген Әлмәттә 11 нче сыйныфны тәмамлаучы 1022 укучы өчен соңгы кыңгырау яңгырады.
Бу укучылар өчен дә, укытучылар, шулай ук чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре өчен дә иң бәхетле һәм моңсу вакыйга. Коронавирус пандемиясе аркасында, бәйрәм шәһәр һәм районның барлык мәктәпләрендә онлайн-режимда узды.
Укытучылар һәм аларның укучылары бер-берсен дистанцион рәвештә котлыйлар, шигырьләр укыйлар, җырлар җырлыйлар. Мәктәп директорлары, сыйныф җитәкчеләре, укытучылар үз укучыларына онлайн-киңәшләр бирәләр һәм ихлас теләкләр юллыйлар.