Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Әлмәт полициясенең хезмәте нәтиҗәле
2013 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе
16 январь көнне Россия эчке эшләр Министрыгының Әлмәт бүлегендә 2012 елның оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясауга багышланган киңәшмә булып узды. Ә Әлмәт полициясенең нәтиҗәләре югары. Коллектив 1 нче категорияле 9 район һәм шәһәр арасында икенче ел рәттән беренче урында.
Ел йомгакларына багышланган киңәшмәдә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов, Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе, полиция полковнигы Дамир Гарипов, Әлмәт шәһәре прокуроры, юстициянең өлкән советнигы Рафаэль Шакиров, Әлмәт шәһәр суды рәисе Мөхәммәди Таҗиев, Куркынычсызлык федераль хезмәте идарәсенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе урынбасары Фәрхәт Миннекәев, бүлек җитәкчеләре һәм хезмәткәрләр катнашты.
Эчке эшләр идарәсенең актлар залында узган җыелыш котлаулар белән башланып китте. Бу көннәрдә генә озак еллар әлеге коллективта эшләп чыккан, “Шәхси батырлык” ордены белән бүләкләнгән Юрий Козловка 55 яшь тулган. Бүлекнең Ветераннар Советы рәисе Рәшит Ярмиев бу легендар шәхеснең хезмәт юлы, күрсәткән батырлыклары турында кыскача гына сөйләгәннән соң, залда утыручы яшьләргә мөрәҗәгать итеп болай диде: “Батырлыкка һәр кайда һәм һәрвакыт урын бар. Илебезгә лаеклы хезмәт итегез. Без – өлкән буын, сезгә киңәшләребез белән һәрвакыт ярдәм итәргә әзер.” Рәсми җыелышның беренче өлеше юбилярга истәлекле бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.
«Узган 2012 ел безнең барыбыз өчен дә катлаулы булды, хезмәткәрләр санының кимүе, аларга булган таләпләрнең артуы белән характерланды», -дип ассызыклап узды үзенең чыгышында Әлмәт эчке эшләр идарәсе җитәткчесе урынбасары Рифкать Әхмәтҗанов. Гомумән алганда, узган ел республика полициясе хезмәткәрләре өчен зур сынаулар белән билгеләнә. “Дальный” полиция бүлегендәге вакыйгалар, ТР Эчке эшләр министрлыгына Артем Хохорин килү белән иске проблемаларны яңача хәл итү мөмкинлеге булдырылды. Эшнең зоналарга бүлеп оештырылуы, әлеге админстратив территория өчен җаваплы хезмәткәрнең эшен һәр көн контрольдә тотарга, нәтиҗәләрне күзәтергә мөмкинлек бирә. Мондый эшчәнлек һәрбер участок инспекторына, оперативникка мөмкин кадәр халыкка якынанрак булырга, гражданнар белән тыгыз элемтәдә эшләргә мөмкинлек бирә.
Рифкать Әхмәтҗанов фикеренчә, ел дәвамында бүлектә алып барылган профилактика эшчәнлеге шәһәр һәм райондагы хәлнең тотрыклануына җирлек булып тора. Барлык юнәлешләр буенча да җинаятьләрнең кимүе шул хакта сөйли. Статистик мәгълүматларга күз салсак, узган елның 12 аенда район һәм шәһәрдә 1810 җинаять теркәлгән, бу респулика күрсәткечләреннән 6,8 процентка кимрәк. Аерым җинаять төрләренә дистәләрчә тапкырга кимүе күзәтелә. Бигрәк тә үтеп керү юлы белән фатирларны талау, үтерү, көчләү кебек авыр җинаятьләр кимегән.
Икътисадый өлкәдә 186 җинаять ачыкланган, җәмәгать урыннарында 508 закон бозу теркәлгән. Аларның һәрберсе буенча чаралар күрелгән.
Әлмәт муниципаль районы башлыгы тәртип һәм хокук саклау юнәлешендә полиция хезмәткәрләренең хезмәтен югары бәяләп, аларга олы рәхмәт сүзләрен җиткерде.
“Ел нәтиҗәләре буенча Эчке эшләр идарәсенең Әлмәт бүлеге 1 нче категорияле 9 район һәм шәһәр арасында икенче ел рәттән беренче урынга чыкты. Нефть башкаласы, районыбыздагы бер генә чара да полиция хезмәткәрләре катнашыннан башка узмый. Статистикага күз салсак, Эчке эшләр идарәсендә барлык параметрлар буенча да җинаятьләрнең кимүе күзәтелә. Быел Министрлык һәм “Татнефть” ААҖ ярдәме белән яхшы ремонт ясалды. Биредә эш бик грамоталы оештырылган, башта хезмәткәрләргә яхшы шартлар тудырыла, аннары югары таләпләр куела. Эчке эшләр идарәсе үз алдына куелган бурычларны төгәл үти” - дип билгеләп үтте район башлыгы үзенең чыгышында. Аннары тырышып хезмәт иткән полиция хезмәткәрләренә Совет һәм башкарма комитетның Рәхмәт хатларын тапшырды.
Фәрдия ХӘСӘНОВА, “Әлмәт хәбәрләре” газетасы
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз